Борын-борын заманнарда бер авылда яшәгән икән, ди, бер Бабай. Бу Бабайның бер Кызы һәм бер Кәҗәсеннән башка бернәрсәсе дә булмаган, ди. Бик ярлы булган бу.
Көннәрдән беркөнне Бабай үзенең Кызын болынга Кәҗәсен көтәргә җибәргән. Кыз Кәҗәне көн буена болында көтеп йөргән дә, кичкырын гына алып кайтып, ишегалдына кертеп япкан, ди.
Бабай, Кәҗә янына чыгып:
— Йә, Кәҗәкәем, көне буена болында булып, ни ашадың, ни эчтең? — дип сорый икән.
Кәҗә моңа:
Бер яфрак ашадым да бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.
Картның моңа ачуы килеп:
— Бер Кәҗәне дә туйганчы ашатып кайта алмагансың,— дип, Кызын бик каты ачуланган, ди.
Икенче көнне Карт болынга Кәҗәне үзе алып киткән. Кәҗә көне буена болында йөреп туйганчы ашаган, ял иткәләп алган да, ди, тагын торып ашарга тотынган. Бабай моны күреп бик шатланган. «Ярый, үзем алып килгәч, бик рәхәтләнеп, туйганчы ашады әле бу»,— дип уйлый икән Бабай. Шулай дип уйлаган да теге бабай, кич булганны да көтеп тормаган, Кәҗәсен калдырып өенә кайтып киткән, ди.
Кич булып караңгы төшүгә, Кәҗә дә болыннан кайтып кергән, ди. Бабай сорый инде бу Кәҗәдән:
— Нихәл, Кәҗәкәем, көне буена болында йөрдең, ни ашадың, ни эчтең? — ди.
Кәҗә аңа:
Бер яфрак ашадым да бер кашык чамасы су эчтем,— дип җавап биргән, ди.
Картның моңа бик ачуы килә. «Гаеп Кызда түгел, бу Кәҗә үзе бик ялганчы хайван икән»,— ди. Шуннан соң Бабай: «Бу ялганчы Кәҗәдән барыбер бер рәхәт тә күрмәссең»,— дип уйлый да Кәҗәсен суеп ашарга була. Икенче көнне Бабай Кәҗәне ике мөгезеннән тотып алып, аякларын бәйләп сала. Бабай пычак алырга дип өенә кереп киткән арада Кәҗә аякларын ычкындыра да чыгып сыза.
Китә бу. Бара-бара барып җитә бу кечкенә генә бер өйгә. Бу — Куян йорты икән. Барып керә. Өй эчендә беркем дә юк. Бу барып кергәндә, Куянның чыгып киткән вакыты булган икән, ди.
Кояш баеп караңгы төшә башлауга, Куян үзенең өенә кайтып керә. Керсә, ни күзе белән күрсен, теге Кәҗә түр башына менеп, мөгезләрен тырпайтып, сакалын селкетеп утыра икән, ди. Куян, моны күреп, бик каты курыккан да алдына-артына карамастан, урманга таба торып чапкан, ди.
Урманга барып керүгә, бу Куянга очраган, ди, бер Бүре. Бүрене күрү белән Куян акырып елый башлаган. Моны күреп, Бүре:
— Нигә елыйсың, сиңа ни булды? — дип сорый икән.
Куян моңа:
— Нигә еламаска, көне буена урманда йөреп, өемә әйләнеп кайтсам, түр башында бик куркыныч бернәрсә утыра, күрү белән йөрәгем ярыла язды,— ди.
Моны ишетү белән Бүре батырланып:
— Әйдә киттек, без аны хәзер куып чыгарабыз,— ди.
Китәләр. Куян өенә барып җитү белән, Бүре үзе дә курка-курка гына ишекне ача. Караңгы өйдә зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗә башын күрү белән Бүренең дә коты оча. Бүре тиз генә өй ишеген яба да урманга карап сыза.
Куян аның артыннан китә. Куянның урманга барып керүе була, моның каршысына лап-лап басып килә икән, ди, бер Аю. Аюны күрүгә, Куян тагын кычкырып елап җибәрә:
— Коткарыгыз, харап булдым, өемә куркыныч бернәрсә кергән,— ди.
Аю бик батырланып:
— Ташла әле, юкка-барга елап күз яшеңне әрәм итмә, без аны хәзер куып чыгарырбыз,— ди икән.
Китәләр. Караңгы төшүгә Куян өенә барып җитәләр. Аю, бик батырланып өй ишеген ачып җибәрүгә, сәке өстенә менеп утырган зур мөгезле, озын сакаллы Кәҗәне күрү белән, бик каты куркуга төшә. Аю да куркуыннан алдына-артына карамый урманга чаба. Куян — аның артыннан.
Куянның урманга барып керүе була, очрый инде моңа бер Төлке. Төлке дә бик батырланып бара. Караңгы бүлмәдә кукраеп утырган Кәҗәне күрү белән, Төлкенең дә коты оча: кача бу.
Куян нишләсен, йорт-җирен калдырып чыгып китә урманга.
Таң атып яктыра башлауга, барып җитә бу бер урман каравылчысының йортына. Бу йортның койма башында утыра икән, ди, бер Әтәч. Әтәчне күрү белән, Куян, гадәтенчә, тагын да кычкырып елап җибәрә, ди.
Нигә елыйсың соң син, Куянкай? — ди Әтәч, моннан сорый инде.
— Нигә еламаска,— ди Куян,— менә минем өемә бер куркыныч нәрсә кереп утырды, аны үзем дә, Бүре белән Аю да, хәтта Төлке дә куып чыгара алмады,— ди.
- Юкка елама, Куянкай, әйдә киттек, менә мин үзем сиңа ярдәм итәрмен,— ди Әтәч.
Китәләр. Куян өенә барып җитүгә, Әтәч әйтә инде Куянга:
— Миңа өй ишеген ачу гына кыен булыр, син, ишекне ачып, мине кертеп җибәрерсең, калганын үзем белермен,— ди.
Өй янына барып җитү белән, Куянның ишекне ачып җибәрүе була, Әтәч, өй эченә кереп, Кәҗә мөгезләре арасына барып кунуы була. Кәҗә башына куна да бу, чукый башлый Кәҗәнең күзләрен. Кәҗә бернәрсә эшли алмый. Чыгып кача Куян өеннән. Әтәч аны бик еракка хәтле куып бара. Шулай итеп, батыр Әтәч Куянны ялганчы Кәҗәдән коткарган, ди.
Борын-борын заманда булган, ди, дәү сакаллы, бик акыллы бер Кәҗә. Аның булган, ди, өч бәтие. Тагын булган, ди, бу Кәҗәнең бер куышы. Кәҗә өч бәтие белән шул куышта рәхәт рәхәт тора икән, ди. Көндезләрен Кәҗә яшел болыннарда, киң тугайларда ашап-эчеп йөри икән дә, кич булгач, җырлый җырлый балалары янына кайта икән:
Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
— Ачыгыз, балакайларым! — дип, ишек төбенә килә икән, ди.
Кәҗә бәтиләре өйнең ишеген ачып җибәрәләр икән, ди. Кәҗә өенә керә дә, бәтиләрен имезеп, тамакларын туйдыра икән, ди.
Шулай итеп көн артыннан көн үтә, таң ата да кич була, кич артыннан төн җитә. Иртә торгач, Кәҗә тагын яшел болыннарга, киң тугайларга чыгып китә, ди, кичен тагын шулай җырлый-җырлый кайта, ди. Боларга яңгыр үтми, җил тими, тамаклары тук, өсләре бөтен, ди.
Бервакытны соры Бүре боларны сагалап йөри башлаган. Кәҗәнең кичен шулай җырлап кайтканын ишеткән дә аның җырларын отып калган, ди.
Менә беркөнне, Кәҗә өеннән чыгып киткәч, Бүре, Кәҗә булып җырлый-җырлый, ишек төбенә килгән:
Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
— Ачыгыз, балакайларым! — дип кычкырган, ди.
Кәҗә бәтиләре ишекне ачмаганнар, ди.
— Син безнең әни түгел, синең тавышың бик ямьсез,— дип әйткәннәр, ди.— Аннары безнең әни бу вакытта кайтмый. Ул кич булгач кына кайта,— дип әйткәннәр, ди.
Бүренең бик ачуы килгән, ди, ул, телен таптатып, тавышын нечкәртер өчен, туп-туры тимерчегә киткән, ди.
Су буенда алачыкта Аю тимер суга икән.
— Исәнмесез, Аю дус! — дип әйткән, ди, Бүре.
— Бик һәйбәт әле, Бүре дус! — дип әйткән, ди, Аю.
Бүре, исәнлек-саулык сорашканнан соң, Аюга әйткән, ди:
— Аю дус, минем телемне юкартып бирсәнә,— дип әйткән, ди.
Аю Бүренең телен юкартырга риза булган, ди.
— Без барыбер шул эш белән кәсепләнәбез,— дип әйткән, ди,— эш хакы бер сарык булыр, ул булмаса ике бәрән китерсәң дә ярар,— дип әйткән, ди.
Бүре сарык китермәкче булган. Шуннан соң болар эшкә тотынганнар. Бүре телен чыгарган да сандалга китереп салган, ди; Аю, җиң сызганып, аны чүкергә тотынган, ди. Бүре башта чинап җибәргән, аннары, чыдый алмыйча, улап җибәргән. Шулай да түзгән, ди. Шуннан соң аның теле юп-юка булып калган, ди.
Хәзер Бүре, нәкъ Кәҗә шикелле, нечкә тавыш белән җырлый-җырлый, ишек төбенә киткән, ди.
Таудан тауга йөримен —
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
Тау җимеше җыямын.
Кырдан кырга йөримен —
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сөт җыям,
Бер имиемә май җыям.
Кәҗә бәтиләре, Бүрене әниләре дип белеп, ишекне ачып җибәргәннәр иде, ди, ач Бүре аларны берәм-берәм йоткан да урманга кереп киткән, ди.
Кич булгач, Кәҗә әүвәлгечә җырлый-җырлый өенә кайтса, өйнең ишеге төбенә чаклы ачык калган, бәтиләре юк булган, ди.
— Мики-ки-ки, мики-ки-ки, балакайларым, сез кайда? — дип кычкырган, ди. Аңа җавап бирүче булмаган, ди.
Шуннан соң Кәҗә, бик кайгырып, Бүре эзеннән туп-туры урманга чапкан. Бүре урман буенда, кояшта корсагын җылытып ята, имеш. Кәҗәнең чабып килүе булган, Бүренең корсагын мөгезе белән актарып ташлавы булган, Кәҗә бәтиләре өчесе дә Бүре корсагыннан чабышып килеп чыкканнар, ди. Кәҗә, өч бәтиен ияртеп, сөенә-сөенә өенә кайтып киткән, ди.
Алар тагын элеккечә рәхәт тормыш итә башлаганнар. Шулай да, Бүре тагын килер дип, бәтиләремне тагын ашап китәр дип, Кәҗә гел кайгырып йөри икән, ди.
Беркөнне Кәҗә, өч бәтие белән, бер тар гына тирән чокыр казыганнар, ди, чокырның өстенә ялганчы гына итеп чыбык чабык түшәгәннәр дә чокыр кырыена күп итеп салам өйгәннәр, ди.
Йөри торгач Бүре бик ачыккан да, ди, Кәҗә бәтиләрен ашап булмасмы икән дип, тагын юлга чыккан, ди. Ярты юлда Кәҗәне очраткан да, ди, алдашырга тотынган, ди.
— Мин сине кунакка дәшергә дип киләдер идем, Кәҗә дус,— дип әйткән, ди.
Кәҗә аңа әйткән:
— Әйдә, алайса, Бүре дус, элек миңа кереп чәй эчеп чыгыйк, аннары сиңа да җитешербез,— дип әйткән, ди.
Киләләр-киләләр, ди, болар. Кәҗә Бүрене туп-туры әлеге хәйләле чокырга таба алып килгән, ди. Кәҗә үзе чокырны сиздермичә генә сикереп чыккан, ди, Бүре чокыр төбенә мәтәлеп барып төшкән, ди.
Кәҗә балаларына дәшкән, ди:
— Мики-ки-ки, мики-ки-ки, балакайларым, шырпы кая? Ут төртегез, янсын Бүре, йөзе кара! — дип кычкырган икән, ди.
Кәҗә бәтиләре салам өстенә ут төртеп, аны чокырга ишеп төшергәннәр, ди.
Чокыр төбендә чатыр-чотыр яна башлагач, Бүре ялынырга тотынган, ди:
— Кәҗәкәем, колагым пешә, тартып ал!
Кәҗә аңа өстән кычкырган, ди:
— Балаларымны ашаганда бик шәп иде, кычкыра-кычкыра ян!
Бераздан Бүре тагын кычкырып җибәргән, ди:
— Кәҗәкәем, башым пешә, тартып ал!
Кәҗә аңа өстән тагын кычкырган, ди:
— Балаларымны ашаганда бик шәп иде, кычкыра-кычкыра ян!
Бүре шунда янып үлгән, ди. Кәҗә өч бәтие белән, җырлый-җырлый, Бүрене шул чокырга күмеп куйганнар, ди. Аннан соң тагын элеккечә рәхәт-рәхәт гомер итә башлаганнар, ди.
Хәйләкәр төлке
(инглиз халык әкияте)
Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби. Аның тавыклары, чебиләре, сыерлары, чучкалары бик күп булган. Көннәрдән беркөнне, бу әби картайгач, кош-кортларын, хайваннарын карарга кеше эзләп урман читенә чыгып баскан. Менә аю килә, лап-лап. Аю әбигә әйтә икән:
- Нишләп торасың, әби, - дигән.
Әби әйтә икән:
- Әй, аюкай, кош-кортларымны, хайваннарны карарга кеше кирәк иде, - дигән.
Аю әйтә икән:
- Мин ярыйммы соң, - дигән.
Әби әйткән:
- Я, әле, син ничек итеп куачаксың аларны? Күрсәт әле.
- Уууууууу!!!
Әби әйтә:
- Юк, юк аюкай, кирәк түгел, син бит аларны куркытып бетерәсең.
Аю, шулай дигәч, китеп барган.
Менә бүре килә икән.
- Нишләп торасың, әбикәй?
Әби әйтә икән:
- И, менә кош-кортларымны, хайваннарны карарга кеше кирәк иде, - дигән.
Бүре әйткән:
- Мин ярыйммы соң? – дигән.
Әби әйткән:
- Я, әле, син ничек итеп куар идең аларны? Күрсәт әле.
- Уууууу!!!
Әби әйткән:
- Юк, юк, бүре, кирәк түгел, син бит аларны куркытып бетерәчәксең, - дигән.
Менә бераз вакыт үткәннән соң төлке килеп чыккан. Төлке белән дә нәкъ шулай сөйләшкәннәр. Әби төлкедән ничек итеп хайваннарны куарсың, дигәч, төлке бик матур итеп җырлый-җырлый, бии-бии күрсәтеп биргән. Әбигә төлке бик ошаган, һәм ул аны ярдәмгә алган. Шулай итеп, берничә көн үткәннән соң, әби кош-кортларын санаса, тавыкларының саны җитмәгән. Әби аларны эзләп тә караган, ләкин таба алмаган. Ул төлкедән шикләнгән һәм аны куарга булган. Ләкин хәйләкәр төлке бер дә үзен гаеплисе килмәгән.
Шулай көннәрдән бер көнне әби үзенең иң яраткан тавыгының юкка чыкканын белгәч, төлкене куа башлаган. Төлке әбидән качканда ишегалдындагы сөт салынган ләгәнгә килеп төшкән. Ләгәннән чыккач, төлке койрыгының очы ак калган. Шуннан бирле барлык төлкеләрнең койрык очы ак, ди.



Комментариев нет:
Отправить комментарий